«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эше кысаларында 29 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 әти-әни катнашты.
Очрашу башында психолог мәгълүмати биш минутлык үткәрде, һәр гаиләдә тыюлар системасы барлыгын аңлатты. Бу, белгеч сүзләренчә, котылгысыз бәхәсләргә китерә. «Тере йорт» дигән рәсем диагностикасы күп кенә катнашучыларның конфликтлы ситуациядә үз-үзен кулда тота алмавын һәм шул сәбәпле низагның артуын күрсәтте. Гаиләдәге төрле хәлләрне тикшерү барышында клубта катнашучылар бәхәснең барлык яклары өчен дә иң кулай юл табарга тырыштылар.
«Гаиләдәге конфликтлар» видеофильмын карау гаилә әгъзалары белән хезмәттәшлекнең конструктив алымнарын аңларга ярдәм итте.
«Конфликтларның тагын бер сәбәбе – бәйле гаилә әгъзасы», – дип дәвам итте Наталья Емельянова. Чарага чакырылган Аноним наркоманнар клубы вәкилләре катнашучыларга әлеге проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләделәр һәм клубның координаталары белән белешмәлекләр тараттылар.
Ахырда психолог барлык катнашучыларга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм мәгълүмат гаиләдә уңай атмосфера булдырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.