«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән хокукый тәрбия кысаларында дәрес үткәрделәр

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

25 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина «Балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү» дигән темага ситуатив әңгәмә-диалог үткәрде. Әлеге чарада мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Очрашу тәрбияләнүчеләрнең хокукый аңын тәрбияләүгә, җаваплы карарларны мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга һәм катлаулы хәлләрне критик анализлауга юнәлдерелгән иде. Балалар кешеләрнең ни өчен җинаять кылулары, җинаять хокук бозудан нәрсә белән аерылуы турында фикер алыштылар. Тәрбияче балигъ булмаган хокук бозучыларны нинди очракта вакытлыча изоляция үзәгенә җибәрү, җинаять өчен җаваплылык кайсы яшьтән башлана һ.б. сорауларга тукталды.

Барысы бергә бик күп тормыш хәлләрен карадылар, теге яки бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Материалны ныгыту өчен балалар белән «Закон һәм мин» дигән викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International