«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Без тормышны сайлыйбыз» акциясендә катнаштылар

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Без тормышны сайлыйбыз» дигән акция үткәрде. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр арасында наркоманияне һәм хокук бозуларны профилактикалау.

Балалар акциядә актив катнаштылар. Алар урамда кешеләргә наркотикларның, тәмәке тартуның, алкогольнең кеше организмына зыяны турында аңлаттылар, зарарлы матдәләрне татып карарга тәкъдим иткән кешеләргә ничек каршы торырга сөйләделәр. Шулай ук балалар үтеп баручыларга буклетлар тараттылар.

Тәрбияләнүчеләр үз сәламәтлегеңне саклап калуның бердәнбер дөрес ысулы – спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм начар гадәтләрдән баш тарту дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International