Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган интерактив викторина үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар «22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне» дигән видеороликлар карадылар, интерактив викторина сорауларына җавап бирделәр, төп тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр. Белгеч бу көнне үткәрелә торган акцияләр турында искә төшерде: Бөтен Россия территориясендә оештырыла торган Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык, «Хәтер шәме» акциясе һ.б.
Чарада 10 кеше катнашты.