Кичә, 20 июнь көнне, республиканың Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы булды. Көн тәртибенә башлангыч һәм төп этапларда индивидуаль реабилитация программасы кысаларында гаиләләр белән ведомствоара эш нәтиҗәләрен карау кертелгән иде. Шулай ук ведомство контролендә булган гаиләләр белән эш нәтиҗәләре анализланды.
Чара нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде:
- ике гаилә тернәкләндерү эшенең төп этабына күчерелде, бер гаилә-йомгаклау этабына;
- ике гаилә белән ведомство эше нәтиҗәләрен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең якындагы утырышында карарга карар ителде.