«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән уен дәресе үткәрделәр

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

19 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Марина Сагидуллина «Җирдә иң яхшы әти» дип исемләнгән уен дәресе үткәрде.

Чараның максаты: балаларны Әти көне тарихы белән таныштыру, гаилә традицияләренә якынайту, уртак иҗади чараларга җәлеп итү, ата-аналарга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Чара барышында балалар әтиләре турында ягымлы сүзләр искә төшерделәр, әтиләр турында табышмаклар чиштеләр, «Әти һөнәрләре» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар һәм әтиләрнең портретын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International