«Әни+сабый» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова «Панда баласы» уен үзәге җитәкчесе Руслан Габделхаков һәм аниматор Мария Михеева белән берлектә «Бәхетле балачак» дигән чара уздырганнар. Анда өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр катнашты.
Чара башында балалар һәм аларның әти-әниләре «Щенячий патруль» күңел ачу сәгатендә катнаштылар. Катнашучылар «Пирог җый», «Төрле төстәге пазл», «Тупны тот» уеннарын уйнадылар, күңелле музыка астында әйлән-бәйлән уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. Соңыннан балалар рәхәтләнеп уен бүлмәсенә бардылар. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.
Балалар һәм ата-аналар чарадан канәгать калдылар, шатлыклары белән уртаклаштылар. Алар яхшы кәеф белән зарядка ясадылар, ә иң мөһиме – вакытны күңелле үткәрделәр һәм яңа дуслар таптылар.