17 июнь көнне «Төп статус» йөкле хатын-кызлар өчен клуб эше кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бу безнең кечкенә сер» дигән темага дәрес уздырганнар. Чараның максатлары: булачак әниләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, йөклелек һәм сәламәт бала табу өчен физик һәм эмоциональ көчләрне мобилизацияләү. Хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү, беренче чиратта, аларның йөклелеккә җайлашуына юнәлдерелгән.
Чара башында психолог үз-үзеңә ышаныч, төрле эшчәнлек төрләренә мотивация үстерү максатыннан «Мин эшли алам» дигән күнегү үткәрде. Гаилә белән эшләү белгече «Ана һәм ата тәрбиясе арасындагы аерма нидә» дигән темага лекция укыды.
Дәрес ахырында катнашучылар, сигез булачак әни, «Безнең гаиләдә иң мөһим моментлар», «Сабый үсеше» дигән мәгълүмати материаллар алдылар.