Июнь аеның өченче якшәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Әти көне билгеләп үтелә. 16 июнь көнне Баулы районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Альбина Гәрәева һәм Гүзәл Газиева «Әти белән бергә уйныйбыз» дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучылар катнашында чара № 4 социаль участогында узды.
Балалар белән бергә үткәрелгән уртак чарада катнашуга аларның әтиләре җәлеп ителде. Командаларга кызыклы конкурслар тәкъдим иттеләр. Катнашучылар үзләренең спорт күнекмәләрен генә күрсәтеп калмыйча, интеллектуаль викторина сорауларына җавап биреп, спорт турында белемнәрен дә күрсәтә алдылар.
Гаилә спорт бәйрәме балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итте.