Биектау районында ата-аналарны җаваплы булырга өйрәтәләр

2022 елның 17 июне, җомга

16 июнь көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучы өч балигъ булмаган балалы гаилә белән дәрес үткәрделәр. Чара «Җаваплы ата-ана» клубы программасы һәм «Көчләүсез тормыш» балалар белән рәхимсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында оештырылды.

Дәрес барышында балалар үз гаиләсенең һәм уйлап табылган хайванның рәсемен ясадылар. Алар белән шулай ук шәхеснең социаль-психологик адаптациясен күтәрүгә, диафрагмаль сулыш һәм визуализация техникасын куллану юлы белән психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән эш башкарылды. Ата-аналар белән гаиләдә тәрбия процессын анализлау өчен диагностика үткәрделәр, шулай ук балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә, балаларга карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык формалаштыруга юнәлдерелгән консультация үткәрделәр.

Дәрес ахырында гаилә белән Балалар ышаныч телефоны эшенең принциплары турында сөйләштеләр, буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International