Бөгелмәнең “Ялкын” приюты балалары әкиятләр дөньясында булып кайтты

2013 елның 28 июне, җомга

         Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөгелмәнең педагогия көллиятенең булачак тәрбиячеләренең гамәли күнекмәләренә нәтиҗәләр чыгарылды.

         Өч атна буена “Ялкын” балалары һәм көллият укучылары әкият һәм маҗаралар дөньясында яшәде.

         Яшь укытучылар белгечләр җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләрнең һәр көнен файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга тырышты. Алар балалар белән бергә әкияти ребуслар, табышмаклар, башваткычлар чиште, әкиятләр сәхнәләштерде.

         Үзәк белгечләре сүзенә караганда, чын “педагог” ихластан көлергә, тыңлый белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International