«Ялкын» приютында бәйрәм уңаеннан берничә чара оештырганнар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Дәүләт бәйрәме кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре «Минем Россия» дигән балалар рәсемнәре конкурсы оештырдылар. Иҗади чараның максаты – балаларда рухи мәдәният, милли горурлык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук Россия халыкларының мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Мәктәп яшендәге балалар янына кунаклар – «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары Леонид Прошин һәм Илья Иванов килде. Алар үзләре турында һәм кайнар нокталарда хезмәтләре турында сөйләделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр, үз чиратында, бәйрәм уңаеннан концерт оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International