Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади уңышлары

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Николай Чистяков һәм Айгөл Шакированың талантлары, вокал-башкару осталыклары һәм күнекмәләре Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә лаеклы бүләкләр алып килде.

Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр «TATAR-STARS» Халыкара башкару, вокал, театр һәм хореография сәнгате конкурс-фестивалендә катнаштылар. «Эстрада вокалы» номинациясендә Николай Чистяков Гран-при белән бүләкләнде, ә Айгөл Шакирова 1 дәрәҗә лауреат булды.

Тернәкләндерү үзәге белгече сүзләренә караганда, конкурсларда катнашу актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итә, иҗади потенциалны хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International