Түбән Камада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш дәвам итә

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубы кысаларында «Ябык даирәдән чыгу» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең өлкән әгъзалары катнашкан.

Дәрес башында дисфункцияле гаиләләрдәге рольләр турында сөйләштеләр. Психолог катнашучыларга төрле рольләр турында сөйләде һәм аларны тасвирлады. Шулай ук рольле уенга ата-аналар гына түгел, балалар да җәлеп ителә, дип билгеләп үтелде. «Кагыйдә буларак, балалар үз гаиләсен ата-ана тибы буенча коралар», – дип билгеләп үтте психолог. Шуннан соң ул балалар ролен санап үтте һәм һәрберсен тасвирлады.

Бәйлелеккә тест узгач, күп кенә катнашучылар үзләрендә балалар яки олылар гаилә рольләренең теге яки бу үзенчәлекләрен тапкан. Психолог ата-аналарга «Алкоголь эксперименты» фильмын карарга һәм Л.М. Зоринаның «Үпкә авырлыгы», «Әйлән-бәйлән», «Мумия», «Мин – ул мин, син – ул син» дигән күнегүләрен үтәргә, «Паутина» уенын уйнарга тәкъдим итте. Бу игътибарны үзеңнең үпкәләреңнән һәм тискәре кичерешләреңнән башка кешеләрнең ихтыяҗларына күчерергә мөмкинлек бирде.

Соңыннан психолог «Синең ышаныч телефоны» дигән белешмәлек таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International