9 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хокук һәм цифрлаштыру: яңа чакырулар һәм перспективалар» дип исемләнгән тематик чара узды. Дәрес Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган иде.
Чараның максаты – цифрлаштыру чорында хокукның үзенчәлекләре турында гомуми күзаллау бирү.
Балаларга цифрлы технологияләр һәм мәгълүмати хокукый мөнәсәбәтләр нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Тернәкләнүчеләр мәгълүмати белешмә-хокукый системалар, шулай ук «Ясалма интеллект», «Цифрлы хокук» һәм «Цифрлы эз» төшенчәләре нәрсә анлатканлыкларын белделәр. Дәреснең бер өлеше цифрлаштыру чорындагы актуаль проблемаларга багышланган иде.
Социаль хезмәтләр алучылар хәзер безнең тормышыбызда яңа перспективалы юнәлеш – цифрлы пространство актив үсеш ала дигән нәтиҗәгә килделәр.