Биектау районы яшүсмерләре үз хокукларын һәм бурычларын кабатладылар

2022 елның 10 июне, җомга

7 июнь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән профилактик дәрес үткәрде. Чара Коркачык станциясенең 4нче номерлы тимер юл участогында узды. Анда социаль куркыныч төркеменә керүче 16 бала катнашты.

Мондый консультацияләр үткәрү балигъ булмаганнарны хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итү очракларына юл куймауга юнәлдерелгән. Шулай ук мәктәп яны лагерена йөрүче балигъ булмаган балаларга РФдә бала хокукларының төп гарантияләре турында закон нигезләмәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International