Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне – Рус теле көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар, анда А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган чара узды.
Китапханә хезмәткәре әзерләгән «Пушкин сүзе мәңгелек» дигән әдәби композиция дә әлеге истәлекле датага багышланган иде. Катнашучыларга классикның гаиләсе, авторның Мәскәү һәм Петербургта үткәрелгән балачак еллары турында сөйләделәр. Шулай ук А.С. Пушкин калдырган бай әдәби мирас турында да сүз барды.
Чарада 10 социаль хезмәт алучы катнашты. Интернат-йорт карамагындагылар бик теләп бәйрәм атмосферасына чумдылар, шигырьләр сөйләделәр, Пушкин иҗаты турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.