2 меңнән артык татарстанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында белем ала

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 2022 елда түбәндәге категорияләр өчен һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылган:

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, пенсия алды яшендәге гражданнар;

- 3 яше тулганчы бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар;

- хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар;

- эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр, шул исәптән тулы булмаган эш вакыты режимын кертү, простой, эшне вакытлыча туктатып тору, хезмәт хакын сакламыйча ял бирү, хезмәткәрләрне эштән азат итү буенча чаралар үткәрү;

- түбәндәге категорияләргә караган 35 яшькә кадәрге яшьләр:

чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар;

урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмаучы гражданнар;

белем һәм (яки) квалификация турында документ биргән көннән алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эшкә урнашмаган гражданнар;

эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар (оешма ликвидациясенә яки эшчәнлеге туктатылуга, оешма хезмәткәрләренең, индивидуаль эшкуарның санын яки штатын кыскартуга һәм алар белән хезмәт килешүләрен өзүгә бәйле рәвештә эштән азат ителү куркынычы булган гражданнар);

агымдагы елда урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаучы, эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать итүче һәм алар өчен һөнәргә (белгечлеккә) туры килә торган эш булмаган гражданнар.

Уку өч федераль оператор тарафыннан гамәлгә ашырыла, аларга федераль бюджеттан укуны оештыруга субсидияләр рәвешендә грантлар бирелде:

- «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКБО (Ворлдскиллс Россия);

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ;

- «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ.

Чараларда катнашу өчен «Россиядә эш» порталы аша гариза һәм эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына эшчәнлек өлкәсен (һөнәр) сайлап алу, эшкә урнашу, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу максатларында гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте алу турында гариза тапшыралар.

Укыту һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча хезмәт базары ихтыяҗлары нигезендә, шул исәптән гарантияле эшкә урнашу өчен конкрет эш бирүче заказы буенча гамәлгә ашырыла.

2022 елның 1 июненә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 005 татарстанлы белем ала. Быел барлыгы 8 275 кешене укыту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International