Минзәлә интернат-йортында Рус теле көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген, Рус теле көнендә, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пушкин көне» дип исемләнгән танып-белү чарасы узды. Чара А.С. Пушкин иҗатына багышланган, 6 июньдә аның тууына 223 ел тулды.

Чараның максаты: балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру, рус теленә сак караш тәрбияләү, А.С. Пушкин иҗаты турында белемнәрне киңәйтү, сүзлек запасын баету, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Социаль хезмәт алучылар классикның иҗаты һәм аның әсәрләре турында кызыксынып тыңладылар, әңгәмәдә катнаштылар, китаплар укыдылар һәм табышмаклар чиштеләр. Әңгәмәдән соң өлкәннәр үз телеңне яратырга һәм аның чисталыгы өчен көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International