Бүген бөек рус классигы А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулу билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар белән берничә чара үткәргәннәр.
Өлкән кешеләр авторның биографиясен һәм иҗат юлын, аның танылган поэмаларын һәм шигырьләрен искә төшерделәр, викторинада катнаштылар, шулай ук яраткан әкиятләреннән сюжетлар ясадылар.
«Мин балачактан Пушкинны укыйм. Аның әсәрләрен җиңел һәм кызыксынып укыйсың», – дип үз фикерләре белән уртаклашты социаль хезмәтләр алучы Александр Алексеев.
Мондый чараларның максаты – язучыларның һәм шагыйрьләрнең мәдәни мирасына хөрмәт, әдәбиятка карата кызыксыну тәрбияләү.