Балтач районында социаль һәм медицина хезмәткәрләренең ай саен җыелышлары дәвам итә

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышлары уздырыла. Шушы көннәрдә чираттагы җыелышта 35 белгеч катнашты. Укуларны Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгече үткәрде.

Шулай ук очрашу кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул хезмәткәрләрнең уңай эшен, хезмәтләрнең үз вакытында күрсәтелүен һәм сыйфатлы булуын, документларны рәсмиләштерүнең даимилеген, социаль хезмәтләр алучыларның проблемаларын оператив хәл итүне һәм башкаларны билгеләп үтте.

Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина җыелышта «Сак булыгыз, җинаятьчелек» дигән доклад белән чыгыш ясады. Тема өлкән яшьтәге гражданнар өчен бик актуаль, алар таныш булмаган кешеләргә җиңел ышана һәм финанс җинаятьчеләр корбаны була.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Алсу Гатиятуллина хезмәт күрсәтүдә торучыларны гына түгел, башка җирлекләрдән күчеп кайткан өлкән яшьтәге гражданнарны да ныклы контрольгә алуны сорады. Шулай ук ул хезмәт күрсәтелә торган гражданнарның йортларының янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International