6 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен футбол буенча мастер-класс үткәрелде. Чара Махсус Олимпиада чараларына әзерлек кысаларында үткәрелде.
Башта инструктор мускулларны һәм буыннарны дөрес хәрәкәтләндерер өчен җиңел разминка үткәрде. Аннары катнашучылар туп белән төрле алымнар башкардылар. Тернәкләнүчеләр дәрескә бик теләп кушылдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм социаль хезмәтләр алучыларның хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән чарада 12 кеше катнашты.