Лениногорск муниципаль районында яшәүче Розалия Н. гаиләсе 2021 елның июнендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән яшүсмерләр арасында хәмер эчемлекләреннән явызларча файдалану сәбәпле ведомствоара учетка куела.
Тернәкләндерү чаралары планы буенча балигъ булмаган бала «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәге эшчәнлегенә җәлеп ителгән. Волонтерлар үзәгенең максаты – халыкның якланмаган катламнарына ярдәм күрсәтү һәм Лениногорск районының балигъ булмаган гражданнары өчен мәдәни-массакүләм чаралар оештыру.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль педагоглары даими рәвештә профилактик эш алып бардылар, яшүсмерләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтелде. Кыз үзәк волонтерлары оештырган төрле чараларда, акцияләрдә, конкурсларда, флешмобларда актив катнашты. Яшүсмернең әнисе билгеләп үткәнчә, аның кызының креативлыгы, хезмәттәшлек итү, аралашу сәләте, җаваплылык, бурыч хисе, башкаларга ярдәм итү теләге кебек сыйфатлар ачылган.
Шулай итеп, гаиләне социаль яктан куркыныч хәлдән чыгару буенча уңай динамика күзәтелә. Балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре торгызылган, гаилә тернәкләндерү юлында.