Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә.
2022 елда 12 июнь ял көненә, якшәмбегә, туры килә. 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан ял көне 13 июньгә, дүшәмбегә, күчерелә.
Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 11, 12 һәм 13 июнь ял көннәре булачак.