Спас интернат-йортында актив ял көне узды

2022 елның 3 июне, җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары әңгәмә, викторинада катнаштылар, скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Саф һавада тематик аралашу сәламәт туклану һәм артык ризыктан баш тарту көне кысаларында оештырылды, ул 2 июньдә билгеләп үтелә.

Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Иванова тәрбияләнүчеләргә көн режимы турында искә төшерде, ә тәрбияче Ирина Телицына скандинавия йөреше буенча практик дәрес үткәрде. «Сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану – иртәгәсе көн турында уйлау», – дип билгеләп үтте остазлар.

Шул ук көнне социаль хезмәтләр алучылар Надежда Оленичева, Алексей Сумбулов һәм Геннадий Шабаллин бакчада эшләделәр, клубларны тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International