Өлкән кешеләр белән эшләүдә пластилинография

2022 елның 3 июне, җомга

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 июнь көнне пластилинография буенча мавыктыргыч дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар тәрбияче Татьяна Елисеева белән бергә «Болында болан баласы» дигән матур күләмле рәсемнәр ясадылар.

Пластилинография – кәгазьдә яки картонда пластилиннан рәсем ясау. Кызыклы процесска чумып, өлкән кешеләр хис-тойгыларын, кәефләрен иҗат аша чагылдырырга өйрәнә. Дәресләр вакытында тәрбияче даими диалог алып бара, эмоциональ һәм физик ярдәм күрсәтә, өлкән яшьтәге кешеләргә пластилин белән эш итәргә булыша. Пластилиннан әвәләп ясау кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә, тактик кабул итүне камилләштерә, сәнгать зәвыгын үстерә. Моннан тыш, пластиннан ясау үз хис-тойгыларын, курку хисләрен белдерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International