Кичә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Клепа һәм Ириска ничек итеп җәйне югалттылар» дигән чара узган. Аны тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.
Бәйрәм программасы төрле уеннар формасында узды, ә бәйрәмне күңелле һәм онытылмаслык итәргә төп геройлар – Леопольд, клоуннар Клепа һәм Ириска ярдәм итте. Алар балаларны күңелле конкурслар белән сөендерделәр.
Чарада Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова катнашты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, бәхет һәм сәламәтлек теләде.
Бәйрәм программасы күңелле флешмоб һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды, ә әкият персонажлары балаларга китаплар һәм тәм-томнар бүләк иттеләр.