Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. «Кояшлы балачак» дигән чара агымдагы заездның барлык тәрбияләнүчеләрен дә колачлады.
Бу бәйрәм көнендә артистлар: «Болгар радиосы» музыкаль премиясе, TMTV премиясе һәм «Татар җыры» фестивале лауреаты Рузилә Хәертдинова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кашапова балалар белән кәефләрен уртаклашты. Чара Казан югары уку йортлары студентлары-волонтерлары, ата-аналар һәм учреждениедә тәрбияләнүчеләр катнашында матур флешмоб белән дәвам итте. Бәйрәмнең финалында «Сандугач» хәйрия фонды оештырган сабын куыклары тамашасы булды.
Бәйрәм кунаклары арасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, «Хатын-кыз инициативалары» Татарстан төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Татьяна Ларионова, Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты профессоры Дилә Дәүләтшина бар иде.
Һәр бала шәхси эшмәкәрләр С.С. Шукуров һәм В.А. Аллахвердиев тарафыннан бирелгән татлы бүләк алды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан зур торт һәркем өчен сюрприз булды.