Зәйдә ведомствоара бәйрәм чарасы узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре инициативасы белән ведомствоара спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылган. Күңел ачу программасы ата-аналарга балаларның тормышка, фикер ирегенә, шулай ук физик һәм психологик көч кулланудан саклану хокукын хөрмәт итү мөһимлеге турында искә төшерде.

Чарада 50дән артык балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән социаль хезмәт алучылар, ведомствоара социаль патронатта торучы гаиләләр катнашты.

Бәйрәм ачык һавада, «Энергия» стадионы мәйданчыгында узды. Балалар төрле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар, биеделәр. Балаларны котларга яраткан әкият геройлары да килгән иде, алар бер-берсенә дуслык һәм ярдәм итү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән мини-программа белән чыгыш ясадылар. Спорт-сәламәтләндерү программасы ахырына якынлашканда, балаларны сюрприз – татлы сый көтте.

Чараны оештыруда яшьләр эшләре идарәсе, физик культура һәм спорт идарәсе вәкилләре, Зәй политехник көллиятенең «Profistyle» отряды волонтерлары ярдәм итте. Зәй шәһәренең адвокатлар консультациясе хәйрия нигезендә туңдырма сатып алу өчен акча бүлеп биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International