Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Алсу Әмирова «Парк ретриты» технологиясе буенча чара үткәрде. Аның максаты – өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.
Чара әңгәмә белән башланып китте. Социаль хезмәтләр алучылар балачактан паркларда йөргәннәрен искә төшерделәр, «Яраткан парклар» викторинасында катнаштылар. Аннан соң алмагач бакчасында булдылар. Дәрестә катнашучылар табигатьнең матурлыгына сокландылар, ак чәчәккә күмелгән куаклар фонында фотога төштеләр.
Шулай ук чара кысаларында тренинг күнегүләре үткәрелде, социаль хезмәтләр алучылар рәсем ясадылар һәм шигырь язып карадылар.
Чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты. Алсу Әмирова сүзләренә караганда, парк ретриты шәхесне гармонияләштерүгә, өлкән кешеләрнең психоэмоциональ хәлен яхшыртуга ярдәм итә.