Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренүләр узу максатыннан Буа үзәк район хастаханәсенә алып килүләрен дәвам итәләр. Хезмәт «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында күрсәтелә.
Бу ел башыннан бирле медицина учреждениесенә Буа районы авыл җирлекләреннән 1 193 кеше китерелгән. Проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар һәр елны рәхмәт сүзләрен җиткерәләр һәм чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтәләр.