Вахитов районында эшсезлектән интегүчеләргә 600дән артык буш эш урыны тәкъдим ителәчәк

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

        3 июльдә Вахитов районының
эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннарына  вакансия тәкъдим итүче  мини-ярминкә булачак. Чарада түбәндәге оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак: Казанның электр приборы заводы ААҖ, МУП Трест Горводзеленхоз, МУП «Метроэлектротранс», Адонис ААҖ.

       Бу көнне эшсез гражданнарга инженер, мастер, троллейбус йөртүче, электромонтер, штамповкачы, түбә ябучы, тегүче һәм башка һөнәрләр буенча 628 буш эш урыны тәкъдим ителәчәк.


       Чарага килүчеләр оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткә түләү, гарантияләр, эш үзенчәлекләре, вакансияләр, графиклар хакында булган барлык сорауларын да җавап таба алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International