28 июньдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәгълүмати-методик үзәгендә “Кризик хәлендә калган парларга һәм гаиләләргә социаль психологик ярдәм күрсәтү” дип аталган психологларның Балинт төркеменең практик семинары булачак.
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре белгечләре катнашыр дип көтелә.
Семинарда гаиләдә барлыкка килгән кризис сораулар, гаиләне саклап калу, гаиләнең тормыш потенциалларын торгызу һәм социаль тернәкләндерү проблемалары күтәреләчәк.