Интернат-йортлары карамагындагылар иҗат белән бик теләп шөгыльләнәләр

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Татьяна Елисеева «Фетрдан аппликация ясау» дигән дәрес үткәрде. Чара башында кайчы һәм энә белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен кабатладылар. Шулай ук шаблоннар белән эшләү күнекмәләре һәм алымнары, «энәне алга» техникасы буенча тегү кагыйдәләре дә ныгытылды.

Аппликация ясау кызыклы гына түгел, ә өлкәннәр өчен бик файдалы дәрес тә. Ул кулларның вак моторикасын, игътибарлык, тырышлык, образлы фикерләүне үстерә. Социаль хезмәт алучылар хыялларын гына түгел, ә үз идеяләрен дә тормышка ашырырга күнеккән.

Әзер эшләнмәләрне бәйрәмгә бүләк итеп китерергә, интерьерны бизәү өчен файдаланырга яки алга таба уеннар өчен кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International