Җәлил интернат-йортында хезмәт терапиясе

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Илзидә Габидуллина җитәкчелегендә көн саен хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә.

Хезмәт терапиясенең төп максаты бозылган функцияләрне торгызуда һәм үстерүдә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен формалаштыруда, хезмәт операцияләрен башкаруда.

Социаль хезмәтләр алучылар территорияне һәм бакчаны төзекләндерергә, җыештырырга, үсентеләр утыртырга һәм су сибәргә булышалар. Хезмәт кешенең физик һәм интеллектуаль үсешенә, аның хәрәкәт итү функцияләрен коррекцияләүгә ярдәм итә, матдәләр алмашын, йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм иммун системаларының торышын нормальләштерә, йокыны һәм аппетитны яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International