Сукырларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узган

2022 елның 31 мае, сишәмбе

31 майда, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре балалар һәм ата-аналар өчен «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән бәйрәм оештырдылар. Чарада социаль хезмәт алучылар һәм үзәк хезмәткәрләре үз балалары белән бергә катнашты.

Җылы атмосферада балалар һәм өлкәннәр күңелле конкурсларда ярышты. Чараның программасы күрү буенча инвалидлар өчен җайлаштырылган иде. Шуның аркасында барлык катнашучылар да үзләрен уңайлы хис иттеләр, физик чикләүләр турында оныттылар.

Бәйрәм чәй табыны алдында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International