Мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән кызыксыну елдан-ел арта бара. Мондый кешеләр үзләрен җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары итеп хис итсен һәм социаль, мәдәни тормышта актив катнашсын өчен «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте «Гармония» проектын тормышка ашыра. Ул инвалид балаларның иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
25 майда Арча муниципаль районының сәнгать мәктәбендә мастер-класслар, тренинглар һәм концерт булды. Әлеге чарага «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары, мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы гаиләләр чакырылган.
Кунакларны җирле «Арча» волонтерлар отряды каршы алды. Балалар бик теләп төрле эшчәнлекләрдә катнаштылар. Чара барлык катнашучыларга да бик ошады һәм балаларны үзенең музыкаль сәләтләрен үстерүгә рухландырды.