Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Ирина Матвеева ата-аналар мәктәбе кысаларында чираттагы тренинг элементлары белән дәрес үткәрде.
Әлеге чара ата-аналарның үз-үзен тотышын төзәтүгә ярдәм итә торган уңай җайланмаларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Үзәктә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары тәрбиянең үзенчәлекләре турында теоретик мәгълүмат алдылар, үзләре дә берникадәр вакыт балалар булдылар. Күнегүләр ясап, өлкәннәр балачакта аларны ничек ягымлы итеп атадылар, нинди уеннар уйнарга яраттылар, әти-әниләре белән ничек вакыт үткәрергә яраттылар, шуларны искә төшерделәр.
Теоретик өлештә катнашучылар бала өчен ата-ана йорты – беренче, төп тормыш мәктәбе булуын белделәр, яшьнең психологик үзенчәлекләре буенча тиешле тәрбия бирү методлары турында сөйләштеләр.
Дәрестә катнашучылар билгеләп үткәнчә, хәзерге заман ата-аналарына рефлексиягә, аңлы рәвештә тәрбия культурасын эзләүгә әзер булырга кирәк.