Биектау районында Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

29 майда Биектау муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышында соңгы катнашучы – Мөлеков Мансур Һидиятулла улы 97нче яшендә вафат булды.

М.Һ. Мөлеков 1925 елның 25 ноябрендә Биектау районының Олы Битаман авылында туа. Беренче мәртәбә Полтавада сугыша. Ак Чиркәү астындагы сугышта Мансур Һидиятулла улы авыр яралана, ә 1944 елның маенда госпитальдә дәваланганнан соң өченче һөҗүм ясый торган армиягә мина төзәтеп атучы итеп җибәрелә.

М.Һ. Мөлеков Псков астындагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Эстония территориясендәге сугышларда ул немец радистын әсир итә, шуның өчен II дәрәҗә Дан ордены ала.

Мансур Һидиятулла улы Чехословакия территориясендә сугыша, Рейхстагка барып җитә һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International