Зәйнең «Шатлык» үзәге каршындагы ата-аналар университеты үз эшен дәвам итә

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән эшне дәвам итәләр. Ата-аналар университеты кысаларында психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә, балаларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен формалаштыру мәсьәләләрендә ата-аналар компетенциясен арттыру буенча чаралар үткәрелә.

Шулай итеп, 27 май көнне социаль педагог «Сәламәт яшәү рәвеше гаиләдә формалаша» дигән темага гаилә консультациясе үткәрде. Очрашуның төп максаты: сәламәт гаилә – үзара аңлашу, мәхәббәт, хөрмәт һәм ярдәм булган гаилә икәнлеген ата-аналарга җиткерү иде. Балаларны һәм аларның ата-аналарын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, үзара ярдәм, җитезлек һәм чыдамлык хисен үстерүгә ярдәм итү бик мөһим.

Шулай ук ата-аналар университеты кысаларында бала ата-анасын, ә ата-аналар баласын яхшырак аңласын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында дискуссия булды. Балигъ булмаган балага һәм аның әнисенә бер кагыйдәгә туры килә торган берничә проблемалы сюжет һәм ситуация тәкъдим ителде. Әти-әнинең бурычы – авыр хәлдән чыгарга ярдәм итү.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече гаилә көче уртак эшләрдә һәм мәнфәгатьләрдә булуына басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International