«Астра» үзәгенең Махсус Олимпия хәрәкәте үсешенә керткән өлеше югары бәяләнде

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

27нче май көнне Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» фестивалендә катнашты. Чара Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.

Түгәрәк өстәлдә тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова һәм физик культура буенча инструктор Александра Пензина сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән комплекслы эш турында презентация белән чыгыш ясадылар, тернәкләндерү үзәге шартларында Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чарада республиканың тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре, мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре, адаптив физик культура һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге кафедрасы укытучылары һәм студентлары катнашты.

Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе, адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Лариса Парфенова тантаналы рәвештә «Астра» тернәкләндерү үзәге директорына Татарстан Республикасында Махсус Олимпия хәрәкәтен үстерүгә һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән физкультура-сәламәтләндерү эшен камилләштерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International