Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында финанс грамоталылыгы буенча дәрес узды. Шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирделәр һәм акчалата түләүләрне ничек контрольдә тотарга һәм үз чыгымнарың белән ничек идарә итәргә мөмкин булуы турында сөйләделәр, финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Финанс грамоталылыгы буенча дәрес тыңлаучыларга ошады. Өлкән яшьтәге гражданнар тест сорауларына җавап бирделәр, шул рәвешле иминият хезмәтләреннән ничек файдаланырга һәм көтелмәгән чыгымнарны ничек булдырмаска, алдакчылардан ничек сакланырга кирәклеген белделәр. Алар шулай ук банк хезмәтләренең төрләре һәм кертемнәр белән таныштылар.