Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече социаль хезмәт алучылар өчен Нурлат авылы китапханәсенә экскурсия оештырды.
Башта китапханә хезмәткәре экскурсия үткәрде, аннан лекция укыды. Социаль хезмәт алучылар ислам дәүләт дине буларак 922 елда Багдад илчелеге килү белән кабул ителгәнен белделәр. Ислам динен кабул итү нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләте Хазар каганаты хакимиятеннән чыга алды. Дәүләт сәяси, икътисади һәм рухи яктан ныгыды. Шуның аркасында медицина, фән, әдәбият, мәдәният үсеш алган. «Ислам тарихын өйрәнеп, без татарларның гына түгел, башка халыкларның тарихын өйрәнәбез. Бу безгә бер-беребезне яхшырак аңларга, уртак тел табарга ярдәм итә», – дип сүзен йомгаклады лектор.