Менә инде күп еллар Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гарденотерапия уңышлы кулланыла. Бакча терапиясе методларын кулланып, социаль-тернәкләндерү чаралары организмның бозылган кайбер функцияләрен торгызырга һәм социаль хезмәтләр алучыларның психоэмоциональ халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Кичә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Самарина җитәкчелегендә мәрхәмәтлелек бүлегендә өлкән яшьтәге хатын-кызлар бүлмә гөлләре утырту белән шөгыльләнделәр. Һәркем кадерләп үстерер өчен яраткан чәчәген сайлады. Шулай ук бүлмә үсемлекләренең файдалы үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм өйләрендә элек нинди чәчәкләр үстергәннәрен искә төшерделәр.
Тернәкләндерү эшендә алты кеше катнашты. Хәзер аларның бүлмәләре тагын да матуррак.