Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр пластилиннан рәсем ясау техникасын үзләштерделәр

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары ландыш ясадылар. Алар күңелгә хуш килгән картон сайладылар, анда яшел яфраклар, сабаклар, ак чәчәкләр урнаштырдылар. Пластилиннан ясалган рәсемнәр дә кояш һәм күбәләкләр белән бизәлгән иде. Язгы матур картиналар барлыкка килде.

Дәрес ахырында барысы да зур кызыксыну белән үзләренең кул эшләре белән фотога төштеләр. Аннары Наталья Котова барысын да «Безнең яшьлек җырлары» дигән музыкаль утырышларга чакырды. Белгеч, әле культурганизатор да буларак, гармун уйнады, социаль хезмәтләр алучылар белән бергә җырлады.

Наталья Котова мондый утыруларны Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чаралар сериясе кысаларында уздыра. Ул өлкәннәргә рус, чуаш, мари мәдәнияте турында сөйли. Барысы бергә төрле телләрдә җырлар башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International