Чараларда 14 социаль хезмәт алучы катнашты. Көндәшлек рухына карамастан, катнашучылар бер-берсенә ярдәм иттеләр, тактика һәм стратегия белән уртаклаштылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләреннән торган комиссия иң яхшы уенчыларны билгеләде. Барлык җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды. Тәрбияче Алсу Әмирова билгеләп үткәнчә, мондый турнирларда иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу һәм аралашу.
Чара спортның интеллектуаль төрләрен популярлаштыруга, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итүгә һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.