Җиңү Паркына экскурсиягә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары килде. Әлеге учреждениегә сәфәрне күптән планлаштырганнар иде.
Республика башкаласына интернат-йорт карамагындагылар учреждение автобусында килделәр, шуңа күрә юл барысы өчен дә уңайлы иде. Казанга 10 кеше килде, шул исәптән коляскадагы Андрей Никитчанов та. Социаль хезмәтләр алучыларны хезмәт буенча инструктор, культорганизатор Наталья Котова озатып йөрде.
Өлкән кешеләр үзләре белән гармун, шулай ук Мәңгелек утка салу өчен чәчәкләр алдылар. Зур кызыксыну белән алар паркта куелган сугыш техникасын, Бөек Ватан сугышы аша үткән кешеләр хөрмәтенә куелган монументларны карадылар. Һәйкәлләрнең берсе янында гармун аккомпанементы астында өлкәннәр яраткан «Катюша»ны җырлады. Өлкәннәр кире шатлык тулы тәэсирләр белән кайттылар.
«Социаль туризмны үстерүгә без зур игътибар бирәбез. Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны тернәкләндерүнең бу нәтиҗәле ысулын куллану буенча программалар сериясен әзерләдек», – ди социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова. Аның сүзләренә караганда, мондый сәфәрләр социаль хезмәтләр алучыларга район һәм республиканың истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге бирә, танып-белү активлыгын, хәтерне, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны үстерә.