Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә бармак гимнастикасы ясыйлар

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Бармак гимнастикасы кулларның вак моторикасын үстерү өчен бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә шундый дәресләр үткәрәләр. Мондый чараларның чираттагысы бүген оештырылды.

«Өлкән яшьтә вак моторика белән шөгыльләнү аеруча кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр яшь бозулары белән очраша: хәтер, игътибар, фикерләү, хәрәкәтне координацияләү, сөйләмнең начараюы. Шөгыльләнеп, социаль хезмәтләр алучылар бармак белән генә хәрәкәт итеп калмыйча, үз гамәлләрен дә контрольдә тота», – ди интернат-йортның палата шәфкать туташы Миләүшә Йосыпова. Бармак гимнастикасының даими рәвештә башкарылуы игътибарны, хәтерне, координацияне һәм сөйләмне яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International