Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен мастер-класс үткәргәннәр

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева ата-аналар өчен «Пертра җыелмасы» дигән уен җиһазларын куллану мөмкинлекләре» дигән мастер-класс үткәргән.

Мастер-класста катнашучылар уен җиһазлары, аны куллану үзенчәлекләре, үсеш һәм коррекция өчен уеннар белән таныштылар. Белгеч баланы үстерүнең күп кенә бурычларын хәл итүдән гыйбарәт Пертра җыелмасының дәрәҗәсен билгеләде. Ата-аналар билгеләп үткәнчә, бу балалар белән коррекция-үсеш эшен алып бару өчен кызыклы кулланма: тактиль һәм кинестетик хисләр киңәя, игътибар көчәя, күрү хәтере яхшыра, сүз байлыгы арта.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, Пертра уен җыелмасы элементларын кулланып дәресләр үткәргәндә танып-белү процессларын активлаштыру коррекция эшенең мөһим өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International