20 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәт өчен түләү буенча координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
Координация советы эшендә тикшерү идарәсе, прокуратура, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, профсоюз һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Түбән Кама, Әлмәт, Арча һәм Апас муниципаль районнары территориясендә урнашкан алты бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият взносларын һәм салым түләүләрен түләү мәсьәләсе каралды.
Утырышта килеп туган бурычларны түләү буенча алга таба чаралар күрү өчен, тыңланыла торган предприятиеләр җитәкчеләре һәм югарыда күрсәтелгән муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.
Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.